TG Telegram Group Link
Channel: Гыйлем
Back to Bottom
Ике фото. Икесендә дә — Кави белән Сәрвәр.

Ике фотосурәт арасында әлләни озак гомер дә үтмәгән сыман. Тарих өчен 10-20 ел нәрсә инде ул? Әмма һәр мизгел, көн, ел сынау мәйданына әверелгән язмышлар өчен бу вакыт эченә мәхшәре дә, котылуы да, бәхете дә, өметсезлек упкыннары да сыя алган.

Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмова тарихы белән «Сүнмәс яктылык» эпистоляр спектаклендә таныша аласыз.

📆 4 март, 17:00
🎫 300 сум (спектакль көнендә бәясе 500 сум булачак), билетлар монда.

📌 Белешмәләр өчен телефон: (843) 590-80-67.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
11:00да «Гыйлем илендә» тапшыруының яңа чыгарылышын тыңларга чакырабыз.

Венера турында искиткеч шәп чыгарылыш булачак💫🛰🔭

«Гыйлем» үзәге белән берлектә әзерләнә💜

6+
#саф #сафтапшыру #гыйлемилендә #сафгыйлем
Космонавтика өлкәсендә татар шәхесләре

XX гасырның урталары космонавтика белән бәйле зур хыяллар чоры була. Табигый, галәмне яуларга хыялланнучылар арасында татар кешеләре дә булмый түгел, тик нидер сәбәпле, алар турында бик аз сөйләнә. Без бу хатаны төзәтеп, сезне космонавтика үсешенә өлеш керткән кайбер татар шәхесләре белән таныштырырга булдык. Алар арасында галимнәр, инженерлар, хәрби очучылар бар. Кызганычка каршы, аларның берсе дә галәмгә оча алмаган. Әмма Җирдә хезмәт куеп та, галәми киләчәк өчен зур эш эшләргә мөмкин.

Тулырак: http://giylem.tatar/archives/3438
Якуп Чанышев Бөек Ватан сугышында катнашкан иң атаклы татар генералларының берсе. Алай гына да түгел, ул — гомерен тулысынча хәрби эшкә багышлаган шәхес. Борынгы Чаныш морзалары нәселе дәвамчысы кешелек тарихының иң куркыныч бәрелешләрендә – Беренче һәм Икенче дөнья сугышларында катнаша, инкыйлаб елларында Казанда совет хакимиятен урнаштырырга булыша.


http://giylem.tatar/archives/961
Һиггс бозоны ничек ачылды

Һиггс бозоны ачылуы хакында 2012 елның 4 нче июлендә ЦЕРН оешмасының матбугат очрашуында игълан иткәннәр иде. Чарада физика галиме Питер Һиггс та катнашты. Ул, чиктән тыш дулкынланып, теориясенең тәҗрибәдә раслануын исән чакта көтмәгәнен, шуңа бик сөенгәнен белдерде. Бер елдан соң Һиггс белән бельгияле Франсуа Энглер 1964 елда ук кисәкчекне фаразлаганнары өчен физика өлкәсендә Нобель бүләген алдылар.

http://giylem.tatar/archives/2497
📚 Сугыш сәнгате - Сунь-цзы

Хәрби стратегия һәм сәясәткә багышланган борынгы кытай трактаты хәзер татар телендә. Сугыш-көрәшсез дә җиңәргә өйрәтә торган әсәр инде күптәннән үзеңне камилләштерү әдәбияты буларак та кулланыла. АКШ гаскәриләре исә аны мәҗбүри өйрәнә. 2500 ел элек язылган китапның сезгә дә файдасы тияр.

Китап 2018 елда нәшер ителде. Ниһаять, без аны ачык ресурсларга урнаштырырга булдык. Рәхәтләнеп укыгыз! 😉

Проект авторлары - Даниль Әхмәтшин һәм Айдар Шәйхин

Файллар түбәндә🔽
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Нәкъ шулай!

🌗төштән соң, 4-тә
💥 "Гыйлем илендә" - "САФ" татарча беренче балалар интернет-радиосы һәм "Гыйлем" үзәгенең уртак проекты
🪐тема - "Венера" планетасы
алып баручысы һәм мөхәррире - Айдар Шәйхин
монтажлаучы - Айгөл Саттарова

⭐️
saf-radio.ru ⭐️

#сафрадио
#сафбалаларрадиосы
#сафгыйлемилендә
Тел галиме, татар теленең этимологик сүзлеген төзүче Рифкат Әхмәтьяновның тууына 90 ел. Ул 1933 елның 10 июлендә Башкортстанның Иглин районы Турбаслы авылында туган. 2018 елда вафат.

Галимнең татар этимологиясе турында фикерләрен бүлешәбез:

https://youtu.be/5j1ngQg4BvE
«Гыйлем»гә, сүз уңаеннан, 9 ел тулды.

2014 елның августында Актанышта, «Бүләк» аланындагы төннәрнең берсендә Ленар абый Хөсәенов белән уйлап табып, башлап та җибәргән идек.

«Гыйлем»гә биниһая күп кешенең көче, тырышлыгы, каләме, малы керде. Азат һәм Ренат Миргаязовларга, Рәдиф абый Җамалетдиновка, Даниль Әхмәтшинга, Гүзәл Шәвәлиевага, Алинә Галиәхмәт-Петровскаяга, Эльвина Зиннәтуллина, Сәрбиназ Шәйхелова, Ләйлә Миңнуллина, Илназ Баһаветдинов, Татфорумга һәм башка бик күпләргә, бихисап изге җаннарга рәхмәтлемен. Кемнәр генә язмады, кемнәр генә тәрҗемә кылмады, катнашлык итмәде бу эшкә!

Аллаһның насыйбы белән, «Гыйлем»нең эше барыбер дәвам итәр, туктамас: Гыйлем чиксез һәм чикләрсез.
"Pragyan" Һиндстан айгизәре камерасыннан яңа фотосурәтләре.

Беренче сурәт: 27 аугустта табылган дүрт метр диаметрлы кратер.

Икенче сурәт: Ай йөзендәге ровер эзләре.
Мөгаен, пессимистлар оптимистларга караганда хаклырактыр. Кешеләр «стакан яртылаш буш» дигәндә, гадәттә, стаканда тигез өлештә су һәм һава барлыгын күз алдында тоталар.

http://giylem.tatar/archives/2571
Һади Максудиның тууына 155 ел (1868-1941).
ТАТАРЧА ЛЕКЦИЯ
"Фатих Әмирхан турында"
Якшәмбе 29.10, 15:00
Ләйсән Медведева, Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре.
Теркәлү: https://yummy-music.timepad.ru/event/2618412/

ЛЕКЦИЯ НА РУССКОМ
«О Фатихе Амирхане»
Суббота 28.10, 13:00
Лена Тябина, старший научный сотрудник литературного музея Габдуллы Тукая.
Регистрация: https://yummy-music.timepad.ru/event/2618042/
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
HTML Embed Code:
2024/05/17 19:02:42
Back to Top