TG Telegram Group Link
Channel: Гыйлем
Back to Bottom
Кеше эчендә — генетик кунаклар

Кеше геномында гаҗәеп зур күләмнәрдә мәгълүмат һәм 22 меңгә якын ген бар, тик, дөресен әйткәндә, аларның барысы да кешенеке түгел. Безнең ДНӘнең 8% борынгы вируслар калдыкларыннан тора, ә тагын 40% — шулай ук вируслы килеп чыгышлы генетик кодның кабатлана торган чылбырлары. Бу гаять зур вируслы өлкәләр – гади эволюцион реликтларга караганда куркынычрак: алар, склероз, гемофилия һәм ян амиотрофик склероз (ЯАС), шулай ук деменция һәм яман шешнең кайбер төрләре кебек авыруларның киң спектрына бәйле булырга мөмкин.

Укырга: http://n.giylem.tatar/2021/08/15/genom-dna/

Айнур Гыйлаев тәрҗемәсе
Гыйлемле Йорт: ГАЛИМҖАН ШӘРӘФ ҺӘМ АНЫҢ КЫЛГАННАРЫ 📌

Шәрәфләр гаиләсе — XX гасыр башы иҗтимагый тормышының күгендә балкыган якты йолдызлар ул. Бертуганнарның берсе, Галимҗан Шәрәфнең (1896 — 1950), кылган эшләре киң колачлыгы һәм темаларның төрлелеге белән гаҗәпләндерә.

Берничә ел дәвамында ул татар язуын үзгәртү буенча Татарстан АССР хөкүмәте каршында оештырылган комиссиянең гыйльми сәркатибе дә булып тора. Махсус лекциядә Г. Шәрәфнең татар язуы реформасына керткән өлеше турында сөйләрбез.

Лектор — Татар китабы йортының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Нурия Мифтахетдинова.

📅 17 ноябрь, 16:00
🎟 100 сум, кассада яки онлайн (Пушкин картасы белән мөмкин)
📍 Теркәлергә кирәк: yort.tatar/registration

«Гыйлемле Йорт» — Татар китабы йортының фәнни-популяр проекты. Аның кысаларында һуманитар белемнең төрле тармакларына багышланган лекцияләр укыла.
Forwarded from ӘЙДӘ!
Для развития канала “ӘЙДӘ” @tatafisha решили начать новую рубрику “Нәрсә һәм кайда” #нәрсә_кайда , где накануне будем публиковать все интересные на наш взгляд татарские мероприятия на следующий день. Не откладывая в долгий ящик, начинаем уже сегодня.
Forwarded from ӘЙДӘ!
Итак, #нәрсә_кайда

17 ноября:

16:00. Галимҗан Шәрәф һәм аның кылганнары. Лекция
100 сум. Теркәлү өчен сылтама: http://yort.tatar/registration

18:30. Китап җыены
Түләүсез. Татар китабы йорты (ул. Островского, д. 15)

18:30 "Ромео и Джульетта". Спектакль
Кариевский театр
https://tickets.karievteatr.ru/event/?id=1165

15:10 “Приключения маленького Бахи” (Дагестан). Кино
Кинотеатр “Мир”
https://kinoteatr-mir.ru/release/18288
Бүген дөньяда фәлсәфә көне билгеләп үтелә. Философия, яки фәлсәфә - кешелек җәмгыяте үсеше өчен искиткеч зур әһәмияткә ия булган фикерләү формасы. Фәлсәфә дөнья һәм җәмгыять яшәешенең иң гомуми сорауларын да, сорау бирү ысулларын, танып белү һәм әхлак мәсьәләләрен дә өйрәнә.

Фәлсәфә көне уңаеннан "Гыйлем" берләшмәсе фәлсәфәчеләрнең өземтәләре белән махсус открытка - ачык хатлар әзерләде. Аларны бүген Татар китабы йорты тамашачыларына бүләк итәчәкләр.
Балалар өчен «Саф» радиосында «Гыйлем илендә» тапшыруы эшли башлый. Беренче чыгарылышны бүген 16:00 сәгатьтә тыңлый аласыз.

Радиога сылтама: http://saf-radio.ru
❗️Шәриф Камал премиясе бәйгесенә эшләр кабул ителә! ❗️

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты оештырган Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиянең 2022 ел өчен лауреатларын барлар вакыт җитте.

Премиягә 14 — 30 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва итә ала. 2 номинация һәм 2 яшь категориясендә барысы 4 премия тапшырылачак. Һәр премиянең күләме — 50 000 сум.

Проза юнәлешендә күләме 20000 тамгадан артмаган хикәя яки новеллалар, яисә күләме 40000 тамгадан артмаган повесть яисә «нон-фикшн» стилендәге проза әсәрләре кабул ителә.

Тәрҗемә юнәлешендә 2022 елда Шәриф Камалның «Ата» хикәясенең инглиз, алман яисә төрек теленә тәрҗемәләре кабул ителә.

Гаризалар һәм эшләр [email protected] электрон почтасына агымдагы елның 25 декабренә кадәр кабул ителәчәк. Оештыру комитеты карары белән эшләрне кабул итү вакыты озайтылырга мөмкин.

Премия һәм бәйге турында мәгълүмат махсус сәхифәдә урнаштырыла: http://yort.tatar/award

Белешмәләр өчен: 8 (843) 590-80-67, 8 (843) 590-80-66, hottg.com/shaykhin
Хәерле көн, Җиһан!

Бүген 11-дә "Гыйлем илендә" тапшыруының Кояш турындагы чыгарылышы булачак.

Тапшыруның алып баручысы һәм мөхәррире - Татар китабы йортының директоры, "Гыйлем" үзәгенең җитәкчесе, КФУ укытучысы Айдар Шәйхин

"Гыйлем илендә" тапшыруы - "САФ" татарча балалар интернет радиосы" һәм "Гыйлем" үзәгенең уртак проекты

Акыллы буын тәрбиялибез!
12+
Азык өчен кулланыла торган үсемлек органнары

#биология
Тормышта безгә бик еш бәхәсләшергә туры килә. Ә инде хәзерге заманында дискуссияләр – интернет-мәдәниятнең аерылгысыз өлеше. Әмма без бәхәсләшә беләбезме? Гади әйбер кебек тоелса да, чынлыкта, бәхәс – ул сәнгать. 1923 елда исә Сергей Поварнин исемле атаклы рус мантыйкчысы шушы мәсьәләгә багышлап махсус китап чыгара. Анда ул дөрес итеп бәхәсләшергә өйрәтә. «Гыйлем» татарча да матур һәм мантыйклы итеп дискуссияләр оештырырга теләүчеләр өчен бу китаптан бер бүлекне тәрҗемә итте.

http://giylem.tatar/archives/165
Khayvannar_d_1257_nyasy_serl_1241_re__1240_B_Khalidov_1988.pdf
18.3 MB
«Умырткасыз хайваннар, вак булу сәбәпле, күзгә артык ташланмыйлар, шуңа күрә аларны өйрәнү катлаулырак. Әмма ничек кенә булмасын, бу вак, күпчелеге "килбәтсез" тереклек ияләрен якыннан белү шулай ук мөһим.

Әлеге вак-төякләр белән шөгыльләнүнең файдасы нидә? Барлык төр хайванны һәркемнең белмәвеннән ни зыян? Берәр төрле яңа бөҗәк тапканнан дөнья үзгәрәме? Моның нинди әһәмияте бар? Шуңа охшаш сорауларны бала-чагадан гына түгел, ни кызганыч, өлкәннәрдән дә ишетергә туры килә.

Беренчедән, кешенең табигате шундый, ул һәрвакыт белмәгәнен белергә тырыша. Без туплаган белем бүген үк файда китермәскә дә мөмкин. Кайбер ачышлар ничәмә-ничә, хәтта еллар узгач кирәк булып чыга. Барысын да алдан күреп бетереп булмый. Күренекле совет биологы Николай Вавилов: "Фән алдагы көн өчен эшли ул", — дигән иде. Нәтиҗәсе булу-булмауга да карамастан, укып һәм тикшеренеп туплаган белем — иң зур хәзинә ул.

Икенчедән, кеше табигатьнең "акыллылыгына" һич тә сокланып туя алмый. Балачактан алып картайганга кадәр, мохитта яңадан-яңа формалар, бизәкләр, үзтотыш үзенчәлекләрен, әйләнә-тирә шартларга яраклашу үрнәкләрен ача тора. Ул хайваннар дөньясына, аның гүзәллегенә сокланып кына калмый, табигать җимешләреннән файдалану юлларын да эзли».

Әхмәт Халидов
Әхмәт Халидов. Хайваннар дөньясы серләре
Күк ташлары ни сөйли?

Галәм киңлеге күп санлы таш кисәкләре һәм космик тузан белән тулган. Көн саен Җир атмосферасына 60 тоннадан артык күк җисеме эләгә, ләкин аларның бик аз өлеше генә, янып бетмичә, Җир өслегенә төшеп җитә ала. Нәкъ менә шундый галәм кунакларын метеоритлар дип атыйлар да инде.

Укырга: http://giylem.tatar/archives/3108
Алланы аклау нигә кирәк?

Алман математигы һәм фәлсәфәчесе Готфрид Лейбниц язган фәнни хезмәтләр арасында «Теодицея, яки Алланың Яхшылыгы, Кешенең Иреге һәм Явызлыкның килеп чыгышы хакында теодицеяләү тәҗрибәсе» исемле китап та бар. Theodicea – «Алланы аклау» дигән сүз. Лейбниц ни өчен Алланы акларга мәҗбүр булган икән соң?

Укырга: http://giylem.tatar/archives/2816
Кош йомыркасының төзелеше ничек була дип аптырасагыз, менә сезгә инфографика 😉

Азат Кадыйровка зур рәхмәт!
«Җәйге алан» эксперименты

Психологлар 11-12 яшьлек малайларны бер лагерьгә җыйганнар да, тәҗрибә уздырганнар. Кинолар төшерерлек эксперимент булган бу: монда үзеңне мотивацияләү һәм рухыңны ныгыту да, команда белән эшләү элементлары да, чын дуслык тарихы да бар.

Укырга: http://giylem.tatar/archives/2428
Brachyura крабларының тормыш циклы

Азат Кадиров инфографикасы
Каюм Насыйри — бөек татар мәгърифәтчесе, бик күп фәнни тармакларда эш иткән галим, педагог, язучы һәм илаһиятчы.
Татарча фән көне уңаеннан безнең ВК паблигында китап уйнатыла! Уникаль «Бөҗәкләр алдаша беләме?» китабына ия булу мөмкинлеге бар!

Кагыйдәләр һәм катнашу: https://vk.com/wall-82724249_14192
Аюларның төрләре күп икән!

Азат Кадиров инфографикасы
HTML Embed Code:
2024/06/15 18:58:45
Back to Top